16 сентябрь көнне Карадуган авыл китапханәчесе Таузар мәктәбе укучылары белән “ Укучының мәдәни проекты” кысаларында “Китап гаҗәеп дөнья икән...” исемле мәдәни дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. .” Иң күп китап укучы” исеменә лаек булу өч “Сорау миннән, җавап – сездән” дигән исем астында викторинада үткәрелгән актив катнаштылар, бүләкләр оттылар
Карадуган авыл китапханәсенә килгән яңа китапларга күзәтү ясалды, Р.Батулланың “Аю баласы Әппәс” исемле китабы кычкырып укылды.
16 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 1-4 сыйныф сыйныф укучылары белән “Китап –иң якын дустым” мәдәни исемле
дәрес үткәрелде. Дәрес барышында Карадуган авыл китапханәчесе китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Мәдәни дәрестә 49 укучы каткашты.
Түнтәр урта мәктәбе, авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән мәдәният дәресе 16 сентябрь көнне “Син кулыңа китап алдың” дип исемләнгән кичә белән башланып китте. Без китап укучыларыбыз белән китап, аны уку, сакллау турында сөйләштек, “Укучының мәдәни көндәлеге “ белән таныштырдык. Максатыбыз, нәни укучыларыбызны мәдәниятка, китап укуга кызыксыну уяту иде.

14 сентябрь көне районыбыз тарихына яңа социаль объектларны ачу көне буларак кереп калыр, мөгаен. Ел дәвамында төзелеш эшләре барган биналарны бүген башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар катнашында халыкка кулланылышка тапшыру тантаналары булды. Чираттагы чарада ТР Куркынычсызлык советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев катнашты. Аларны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Чираттагы тукталыш Көек авылында булды. Биредә кунаклар авыл үзәгендә яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнаштылар. Әлеге күркәм тантанага авыл халкы да бердәм булып килгән иде.
Яңгул авылы районыбыз җирлегендә иң зур авылларыбызның берсе. Ул элек-электән социаль объектлары күп булуы белән аерылып тора. Биредә ямь өстенә ямь булып, яңа ветеринар пункты да сафка басты. Элек тә булган бу бина, анысы нык тузгач, яңасына мохтаҗлык туган, дип тарихка күз салудан башладылар тантананы җитәкчеләр.
ТР Куркынычсызлык советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин эшлекле сәфәрләрен дәвам итеп, Нөнәгәргә таба юл алдылар. Мөхтәрәм кунаклар бүген районны арткылыга-буйга үтеп, ничаклы авыл җирлегендә булып, дистәләгән объектларны ачтылар. Нөнәгәрдә капиталь ремонттан соң кулланылышка тапшырылган мәдәният үзәгендә булдылар. Авыл үзешчәннәре әзерләгән концертны тамаша кылдылар.
Нөнәгәр авылының чал тарихын саклаучы һәм йөзек кашы булып санала торган үзенчәлекле бер хәзинәсе бар. Ул – Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музее. Башкала кунаклары әлеге бинада булып, музей хезмәткәренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Кәшифә Тумашеваның чын профессионал беренче татар хатын-кыз режиссеры, актриса, радио дикторы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе булуы, аның тормыш юлы, гаиләсе, нәсел шәҗәрәсе, иҗаты һәм иҗатташ дуслары хакында бай мәгълүмат алдылар. ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин авыл җирлегендә бай тарихлы, матур музей булуына соклануын белдерде. ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев чыпта суга торган станок янына килгәч, бала чак елларын искә алып, әлеге эш коралы белән ничек эшләүләрен күрсәтеп-сөйләп бирде