Көектә яңа ФАП ачылды.

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Чираттагы тукталыш Көек авылында булды. Биредә кунаклар авыл үзәгендә яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнаштылар. Әлеге күркәм тантанага авыл халкы да бердәм булып килгән иде. 

"Районда мондый төрдәге яңа медпункт унынчысы, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган дәүләт программалары районыбызда уңышлы гына тормышка ашып килә. Шуның нәтиҗәсен сез бүген үзегез дә күрәсез", диде район башлыгы Рамил Нотфуллин. 

Мөхтәрәм кунаклар бу объектның авыл халкы өчен әһәмиятле һәм сөенечле дә булуын ассызыклап, аларга исәнлек-саулык, сәламәтлек теләп, бирегә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрсәгез иде, дигән ихлас теләкләрен ирештерделәр. Озак еллар авыл халкына медицина ярдәме күрсәткән фельдшер Алсу Гәрәевага эшендә уңышлар теләделәр. 

Авылдашлары Алсу ханымга һәм гаиләсенә олы рәхмәтләрен белдерделәр. “Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында аларның ишекләрен каксак та, ачык йөз белән кабул итә, гозерләребезне җавапсыз калдырмый, ярдәмгә ашыга ул”, диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International