14 сентябрь көне районыбыз тарихына яңа социаль объектларны ачу көне буларак кереп калыр, мөгаен. Ел дәвамында төзелеш эшләре барган биналарны бүген башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар катнашында халыкка кулланылышка тапшыру тантаналары булды. Чираттагы чарада ТР Куркынычсызлык советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев катнашты. Аларны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Балтач бистәсенең И. Юзиев урамында яшәүче ике яшь гаиләдә бик шатлыклы вакыйга булды. Рәзинә һәм Иван Фалалеевлар, Эльвира һәм Рәйхан Хәсәновлар төрле дәүләт программалары ярдәмендә яңа, матур йортлы булдылар. Кунаклар яшь гаиләләрне котлап, сөенечләре белән уртаклаштылар, изге теләкләрен ирештерделәр. Яңа йортларның үзгә проектларын уңышлы дип таптылар. Яшь гаиләгә тормыш башлап җибәрү өчен мөмкинлекләр булдырылган, дип бәяләделәр.
Шушы көннәрдә Фалалеевлар гаиләсендә тагын бер сөнечле вакыйга булган – сабыйлары туган. Олы уллары Ярославка нәни сеңелкәш алып кайтканнар. Кызчыкка Розалина дигән күркәм исем кушканнар.
Эльвира һәм Рәйхан Хәсәновлар уллары Аяз белән бирегә әле узган атнада гына күченгән. Аңарчы бистәнең Пионер урамында урнашкан баракта яшәгәннәр. Яңа йортта яши башлауларына шат һәм рәхмәтле булуларын белдерделәр.