Яңгуллылар яңа ветеринар пунктлы булды.

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Яңгул авылы районыбыз җирлегендә иң зур авылларыбызның берсе. Ул элек-электән социаль объектлары күп булуы белән аерылып тора. Биредә ямь өстенә ямь булып, яңа ветеринар пункты да сафка басты. Элек тә булган бу бина, анысы нык тузгач, яңасына мохтаҗлык туган, дип тарихка күз салудан башладылар тантананы җитәкчеләр. 
“Авыл җирлекләрендә мал табиблары бүген дә үз актуальлеген югалтмый, иң кирәкле һөнәр ияләре булып кала бирә. Мондый заманча җиһазландырылган биналар авылларда шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыру, чирләрне булдырмый калу, килеп чыккан очракта дәвалау өчен булдырыла. Студент чакта үзем дә бирегә кайтып пратикалар үткән, азмы-күпме тәҗрибә туплаган идем, шуңа да Яңгулда яңа бинаны ачу минем өчен аеруча да сөенечле”, диде якташыбыз, Алан авыл егете, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International