Кәшифә Тумашева - Нөнәгәрнең горурлыгы

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Нөнәгәр авылының чал тарихын саклаучы һәм йөзек кашы булып санала торган үзенчәлекле бер хәзинәсе бар. Ул – Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музее. Башкала кунаклары әлеге бинада булып, музей хезмәткәренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Кәшифә Тумашеваның чын профессионал беренче татар хатын-кыз режиссеры, актриса, радио дикторы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе булуы, аның тормыш юлы, гаиләсе, нәсел шәҗәрәсе, иҗаты һәм иҗатташ дуслары хакында бай мәгълүмат алдылар. ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин авыл җирлегендә бай тарихлы, матур музей булуына соклануын белдерде. ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев чыпта суга торган станок янына килгәч, бала чак елларын искә алып, әлеге эш коралы белән ничек эшләүләрен күрсәтеп-сөйләп бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International