Казанда бүген - 15 сентябрь көнне “РИТЭК” җәмгыятенең һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурска нәтиҗәләр чыгару тантанасы “Пирамида” комплексында булды.
Конкурс ”Лукойл” нефть компаниясе эшчәнлек алып барган төбәкләрдә социаль проектларның һәм хәйрия эшчәнлегенең икътисади нәтиҗәлелеген күтәрүгә, актуаль социаль проблемаларны чишүдә иҗтимагый оешмаларның һәм гражданнарның башлангычларына ярдәм итүгә йөз тота. Әлеге чара республикада беренче мәртәбә 2010 елда уздырылды. Балтачлылар да елның-елында катнашып, Грантлар отып киләләр. Быелгы конкурста район социаль яклау бүлегенең “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Кәлимуллина әзерләгән “Яшәү көче” (“Энергия жизни”) проекты җиңү яулады. Ул бүген Грант отты һәм Диплом белән бүләкләнде.
Бүгенге йомгаклау чарасында алдагы елларда катнашкан оешма-учреждениеләрдә хезмәт куючы 13 хезмәткәр дә катнашты.