2016 елның 12 сентябрендә “Яхшы эшләр эстафетасы - көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” исемендәге “Мәрхәмәтлелек” акциясе кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм инвалидлар Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. Музей хезмәткәре заллары буенча сөйләп, бу якның тарихы белән таныштырды. Сәяхәт төрле заллар буенча барды һәм өлкәннәребезгә яшьлек елларында төшкән фоторәсемнәре яшь вакытларын искә төшерде.
Китәр алдыннан өлкәннәр һәм инвалидлар музей хезмәткәрләренә теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Музейдан тернәкләнүчеләр күп мәгълүмәт туплап, сөенеп, канәгать булып кайттылар.