Балтачка "Көчле Татарстан - Бердәм Россия" республика эстафетасы килде

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрь көнне район мәдәният үзәге янындагы мәйданда районыбыз халкы өчен гаять тә үзенчәлекле көн булды. Күктән яңгыр явып торса да, халыкның күңеле күтәренке иде. Бүген Россиядә “Терроризмга каршы теләктәшлек һәм соледарлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан әлеге мәйданда иминлек бәйрәме үтте. Казан артистлары Артур&Марат дуэты һәм "Кыю кызлар" коллективы катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән, ихлас изге теләктән, балалар күк йөзенә тынычлык символы булган ак күгәрченнәр очырдылар. 

Ә чараның икенче өлешендә райондашларыбыз "Көчле Татарстан - Бердәм Россия" республика эстафетасын каршылады. "Бердәм Россия" партиясе логотибы төшерелгән автобуста һәм эстафетаның лозунгы астында район халкы белән очрашуда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка партия исемлеге буенча кандидат, ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, якташыбыз Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Вагыйз Минһаҗев, район Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышын ирешкән уңышлардан һәм алга куелган бурычлардан башлады: 
– Ил күләмендә сәнәгать өлкәсендә булган кризисларга карамастан, районыбыз сезнең белән бергәлектә алга таба бара. Бердәм хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, районда тулаем продукция җитештерү күләме 7 айда 4 млрд. 870 млн. сум тәшкил итте (105%). Шуның 1 млрд. 900 млн. сумын яки 39% авыл хуҗалыгы тармагы алып тора. Районыбызда Кукмаралылар белән беррәттән иң күп сөт җитештерелә. Сөт җитештерү күләмен тагын да арттыру өчен җирлегебездә яңа комплекслар төзелә. Игенчелектә яңа техника, чәчү комплекслары алына, алдынгы технологияләр куллану тотрыклы уңыш алырга мөмкинчелек бирә. Соңгы өч елда бөртекле культуралардан иң югары уңыш җыеп киләбез. Быел да Зәй һәм Нурлаттан гына калышып, 34.7 центнер уңыш алып, 105 мең тонна ашлык җыя алдык. Татарстанда беренче өчлектә була алуыбыз – тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 
Районда проблемалар да юк түгел, шуның берсе – эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе. 
Хөрмәтле райондашлар, мин “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтач районындагы җирле бүлеге секретаре буларак, Сезне безнең партия өчен тавыш бирергә чакырам. Без үзебезнең хыялларыбызны тормышка ашыру өчен, Мәскәүгә көчле, ышанычны акларлык, яхшы команда туплап җибәрергә тиеш. Чөнки республикабызның максатчан, эзлекле үсешенә ярдәм итә алырлык законнар кабул ителүе кирәк. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның безгә карашы бик яхшы. Ул һәр башлангычта безне хуплап, теләктәшлек белдереп, булышып тора. Федераль һәм Республика программалары нигезендә, районыбызда балалар бакчалары, күп функцияле үзәкләр төзелә, мәктәпләрдә капиталь ремонтлар башкарыла, парклар төзекләндерелә, спорт мәйданчыклары булдырыла, юллар салына. Шуның өчен дә “Бердәм Россия” сәяси партиясен хупларга төпле нигез бар дип уйлыйм һәм Сездән шушы партия өчен тавыш бирүегезне сорыйм. Без РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан күбрәк депутатлар сайлануга ирешүне максат итеп куябыз. Чөнки алар республика, районыбыз мәнфәгатьләрендә эшләячәкләр. Сез сайлауларда бердәм катнашырсыз, дип ышанам. Бүген безнең янда якташыбыз, Балтачның үзенеке булган, озак еллар районыбыз тарихы өчен янып яшәгән һәм бүгенгесе көндә дә ярдәм итеп, теләктәшлек белдереп торучы Марат Готович Әхмәтов. Алда торган сайлауларда аның өчен тавышыбызны бирербез дип ышанып калам, – дип белдерде. 

Марат Әхмәтов Балтачны авыл хуҗалыгы районы буларак, ирешкән уңышлары, тырыш халкы өчен рәхмәтен һәм горурлануын белдерде. 
– Балтач халкы ашлы да, эшле дә булып яши белә! Балтач районы миңа тормыш мәктәбе булды, кешеләр танырга, аларның йомыш-гозерләренә игътибарлы булырга, ярдәмчел һәм кеше хәленә керә белергә һәм иң мөһиме – хезмәтне бәяли белергә өйрәтте. Беренче тормыш тәҗрибәсе буларак, бу сыйфатлар минем өчен бик кадерле, ул хәтердә гел саклана. Сездән киткәнгә дә озак еллар, министрлык белән җитәкчелек итә башлаганга да 17 елдан артып китте. Күп районнарда булырга туры килә, ләкин Балтач барыбер якын минем өчен... – дип сәламләде . 


Марат Әхмәтовка Пыжмара, Борнак авыл җирлеге башлыклары юллар һәм яңа балалар бакчасы төзелеше, Алан авылына бара торган юлны ремонтлау мәсьәләсе, Балтач торак-коммуналь хуҗалык рәисе су трассларын яңарту буенча ярдәм итүләрен сорап мәрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International