2016 нче 7 нче сентябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы 15 инвалид Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль комплекс музеенда экскурсиядә булдылар. Музейның беренче катында алар язучының балачагы, Урал, Казан чорындагы иҗаты һәм шулай ук “Тукай мәңге яшәячәк” дип исемләнгән зал белән таныштылар. Бинаның икенче катында сынлы сәнгать күргәзмәсен карадылар. Тернәкләнүчеләр музей җитәкчесе Дамир Абдуллинга зур рәхмәтләрен белдерделәр.