3 ай вакыт калып бара - әзерлекне бүгеннән башларга!!!
Республикада ел башыннан этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү, сату, аларны куллануны чикләү буенча федераль закон гамәлгә керде. Республиканың шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә кулланучыга сатылган һәр шешә хәмерне мәҗбүри рәвештә ЕГАИС системасында теркәү бурычы куелган иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев әлеге системага 10 декабрьгә кадәр авыл җирлекләрендәге сәүдә нокталары да кушылып бетәргә тиеш булачак, дип белдерде. Бу хакта бүген – 7 сентябрь көнне видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә сүз барды. Анда район эшмәкәрләр советы әгъзалары, шәхси эшмәкәрләр һәм сәүдә нокталарында хезмәт куючы баш хисапчылар да катнашты.
– Республикада ЕГАИС системасын гамәлгә кертү – легаль булмаган алкоголь продукциясен таратуны чикләү өчен кирәкле чара. Алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү күләмен, сатып алуны, саклауны, китерүне һәм ваклап сатуны бердәм электрон система кулланып исәпкә алу бу өлкәдә ачыклыкны яхшыртырга, дәүләт контролен эффектлырак кулланырга ярдәм итә. Элеккерәк елларда ялган сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр кулланудан үлүчеләр саны күп иде. Нигездә, халык этанол, метанол, билгесез спирт эчеп харап була. Статистикадан күренгәнчә, бу сан хәзер бермәбер кимеде. ЕГАИС системасы эшчәнлеген тәэмин итү һәм җирлекләрдә халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып баруга күпләп тартылуы, спорт чараларының еш оештырылуы нәтиҗәсендә гомер озынлыгы арту күренә башлады, – дип ассызыклады Васыйл Шәйхразиев.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илшат Галимуллин җыелышта катнашучыларга әлеге яңалыкка җитди карарга, әзерлекне озакка сузмаска, сәүдә нокталарында компьютерлар, сканер, касса җиһазлары булдыру, аларны интернетка тоташтыру, әлеге системага көйләү, аның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләрен хәл итүне бүгеннән үк башларга, дигән бурыч куйды. Тиешле таләпләрне контрольгә алырга кирәклеген искәртте. Средстволар юклыкка сылтау урынсыз, законны үтәми булмый. Бер сәүдә ноктасын әлеге системага тоташтыру якынча 30 мең сумга төшә. Балтач шәһәр җирлегендә бүгенге көндә 20 кибет бу таләпләр буенча эшли. Ә авылларда 87 кибетне тоташтырасы бар. Агымдагы елның 10 декабреннән районда барлык сәүдә нокталарыда алкоголь продукциясен шушы система аша уздырып сатарга тиеш була, дип белдерде.