Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын үтәү – җитди мәсьәлә

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

7 сентябрь көнне районның хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча  булган координацион совет утырышында көн тәртибендә беренче “Арбор” җәмгыятендә комбайнчы белән килеп чыккан бәхетсезлек очрагы сәбәпләрен ачыклау мәсьәләсе каралды.

Комиссия утырышында “Арбор” җәмгыятенең  баш агрономы Марат Галләмов һәм хезмәтне  саклау буенча инженер Самат Әскаров бу  очрак хакында җавап тоттылар. Алар комиссия әгъзаларның сорауларына җаваплар бирделәр.  Җәмгыять белгечләренең сүзләренә караганда, хуҗалыкта слесарь булып эшләүче Владислав Васильевич Степанов (1977 елгы) 14 август көнне  иртәнге сәгать 8.30да басуда эш урынында бәлага  тарыган. Аны район үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр. Әлеге вакыйга турында тиешле органнарга, Дәүләт хезмәт  инспекциясенә хәбәр ителгән. Фаҗига булган урында тикшерү эшләре барды. Казаннан килгән инспекторлар “Арбор” җәмгыятендә җитди тикшерү эшләре алып барды. Тикшеренүләр вакытында бар документация дә тәртиптә, һәр көн иртән инструктажлар үткәрелүе, хезмәткәрләр тиешле вакытта медицина күзәтүе үткәнлеге билгеле булды.  Самат Әскаров: “Көн саен иртә белән инструктаж  үткәргәндә искәртелә Һәр комбайнчыга, слесарьларга һәм шулай ук механзатор, шофер егетләргә дә эшләп торган, хәрәкәт итүче комбайнга якын килергә катгый рәвештә тыелганлыгы хакында”, дип ассызыклады.

Бүгенге көндә тикшерү эшләре тәмамланды. Слесарь  Стапанов В.В. белән килеп чыккан бәхетсезлек очрагы хезмәт вазыйфасыннан тайпылу,  хезмәтне саклау кагыйдәләрен, эш режимын бозу һәм техника белән сак  эш итмәве дип кабул ителә. Тикшерү нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсенең һәм “Арбор” җәмгыятенең профсоюз оешмасы житәкчеләре дә килеште.

Степанов  бүгенге көндә Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә дәвалана, хәле элеккегә караганда яхшырак.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә  - балаларның көзге эшләрдә, бәрәңге алуда катнашканда хезмәтне саклауны ассызыклау. Бу очракта район авыл хуҗалыгыһәм азык-төлек идарәсенең хезтне саклау буенча җаваплы белгеч Ришат Нуриев һәм Балтач  урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗеваның киңәш-тәкъдимнәре яңгырады.  14-16 яшьлек мәктәп укучыларын эшкә җәлеп итү  буенча үтәлергә тиешле таләпләргә ачыклыклар кертелде.

Өченче мәсьәлә буларак, районның хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча  эшләп килүче  комиссиянең “Сосна”,  “Яңа тормыш”  җәмгыятьләрендә  булып үткән  күзәтү-тикшерүләренә  анализ ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International