2016нче елның 1 нче сентябрендә Татарстан республикасы буенча барган терроризмга каршы көрәш көнен үткәрү планы кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләргә янгын бүлекчәсе участок командиры Габдулла Ганиев һәм полиция бүлеге вәкиле Эдуард Файзрахманов белән мавыктыргыч-физрультура чарасы уздырылды.
Әлеге чарада Эдуард Фәрит улы читтә һәм башка илләрдәге фаҗигале вакыйгаларның, терракт мәсәләләренең бүгенге көндә чынбарлык булуын аңлатып узды. Очрашу ахырында ул тернәкләнүчеләрне уяу, игътибарлы булырга өндәде.Өлкәннәр һәм инвалидлар кызыксынып әңгәмәгә кушылып, төрле сорауларга җаваплар ишеттеләр.
Чара “Террорга-Юк, спортка- Әйе” исеме астында эстафета белән дәвам итте.