25 август көнне Балтач гимназиясе базасында районның башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты кысаларында Мәскәү шәһәренең “Академкнига/Учебник” нәшриятенең фәнни-методик бүлек методисты Карпеева Ирина Вячеславовна, региналь үзәк җитәкчесе Радачинская Эльвира Сергеевна һәм мәгарифне үстерү институты методисты Сагдиева Ильсия Тәлгат кызы катнашында “Заманча дәресне проектлаштыру. Универсаль уку күнекмәләрен формалаштыру” темасына семинар узды. Семинарда “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты белән эшләүче 88 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. Семинар барышында “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты буенча уку процессын оештыру, заманча дәресне проектлаштыру һәм электрон дәреслекләр белән эшләү тәртибе буенча лекцияләр булды. Ахырдан укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Семинар бик эшлекле үтте.