Бүген - 26 август көнне район башлыгы каршында эшләп килүче террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1.Татарстан Республикасының, районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы карарларының үтәлеше турында.
2.Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе дәүләт Думасына депутатлар сайлауны үткәрү чорында террорчылык актларын булдырмау буенча өстәмә чаралар турында Балтач район башлыгы ярдәмчесе Гарипова Энҗе Фәритовна чыгыш ясады.
3.Мәгариф учрежденияләренең, спорт объектларының яңгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы якланганлыгы буенча яңа уку елына әзерлекләре турында Балтач Һәм Кукмара районнары буенча яңгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе – Яппаров Нурфат Габдрахманович чыгышы тыңланды.
4.Татарстан Республикасы көнен (30 август), Белем көнен (1 нче сентябрь) уздыру чорында үткәрелә торган бәйрәм вакытында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә әзерлек чаралары турында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе – Таҗетдинов Равил Әсхәтдинович доклады яңгырады.
5.Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә (3 сентябрь) багышланган бәйрәм чарасына әзерләнү һәм үткәрү турында Балтач район башкарма комитеты урынбасары – Гайнетдинов Илһам Фидаелевич аңлатып үтте.
Утырыш азагында әлеге комиссиянең рәисе, район башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин күтәрелгән мәсьәләрне үз вакытында хәл итәргә, уяу һәм игътибарлы булырга, кабул ителгән фикер-тәкъдимнәрне эш барышында үтәргә дигән карар игълан итте