26 августта мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдар Мәхмүт улы Яруллин катнашты.
Быелгы киңәшмә “Балтач муниципаль районының мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары” дигән темага багышланып, төп доклад белән район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Алия Зәкиева чыгыш ясады.
Аннан соң Бөрбаш балалар бакчасы мөдире Рузалия Шәрифуллина - «Мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәле муниципаль моделен формалаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар», Норма мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлүзә Нәсыйхова - «Төп компетенцияләрне формалаштыру аша укытучыларны үсешкә этәрү», Чепья мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев - «Конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыруда уку йортының роле», Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хәйруллина - «Гомумибелем мәктәбендә татар теле: заманча таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр», Балтач гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Юнысова - «Укучыларны тормышка әзерләүдә тәрбия системасының роле» темаларына чыгышлар ясадылар һәм шулар аша эшләү алымнары белән бүлештеләр. Йомгаклау чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин 2016-2017 уку елына конкрет бурычлар куеп, укыту-тәрбия системасында эшләүчеләргә уңышлар теләде.
Киңәшмәнең икенче өлешендә исә мактаулы хезмәткәрләрне, мәгариф ветераннарын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район хакимиятенең Мактау таныклыклары, күкрәк тамгалары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды