ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Куркыныч метеорологик күренешләр: 2019 елның 28 октябрендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 25 м/с кадәр.

Начар метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак.  Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, температура сизелерлек түбәнәя, юлларда бозлавык. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.

29 октябрьдә, сишәмбе көнне, явым-төшем көтелми. Температура төнлә +1..-4° булачак, көндез 0..+5°.

30 октябрь, чәршәмбе, иртән һәм көндез юеш кар, кар. Температура төнлә -1..-6° кадәр, көндез 0..+5°.

31 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, кар көтелә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран. Температура төнлә -1..-6°, көндез +1..-3°.

Алдан фаразлаулар буенча, республикада 1-2 ноябрьдә бик салкын һава көтелә, вакыты белән бераз кар. Температура төнлә -4..-9° кә кадәр төшәчәк, көндез +1..-4° булачак.

 

ИГЪТИБАР!

Хөрмәтле райондашлар! “Электрон шәхси социаль юл йөрү билеты” (транспорт картасы)  алу өчен Сезгә 2019 нчы елның 1 ноябреннән паспорт белән компенсация түләү Бүлекчәсенә  (штп Балтач, Х.Такташа урамы, 3А йорты)  эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк, төшке аш вакыты: 11.45 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. Белешмә өчен телефоннар: 2-57-94, 2-41-37, 2-41-93.

«Пешекче» һөнәренә карата кызыксынуны арттыру, активлыкны һәм иҗади сәләтләрне үстерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм Пешекчеләр көне уңаеннан «Хыял» яшьләр үзәге «Мастер шеф» дип исемләнгән бәйге үткәрде. Анда Балтач муниципаль районының барлык теләгән яшь пешекчеләре катнашты.

Татарстан  Республикасында  2020  ел  уңышы  өчен    498,1 мең   га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге  бодай, 121,6 мең  га (24,4%) – көзге  арыш. Бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Марат Җәббаров шундый  белешмәләр  бирде. 

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Балтач районындагы территориаль бүлеге хәбәр итә, 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм җиләк-җимеш продукциясенең куркынычсызлыгы һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча тематик «кайнар линия» үткәрелә. 

2019 елда «Кожаный мяч» Бөтенроссия турнирына 55 яшь тулды. Юбилей хөрмәтенә 25 декабрьдә онлайн-трансляция режимында ярышларда катнашучы барлык командалар өчен призлар уйнату буенча акция үткәреләчәк.

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Чутай авылында гомер итүче Галимҗанова Мөнәвәрә Фазылҗан  кызына  27 октябрь көнне 90 яшь тулды. 


27
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе 26 октябрьдә Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Липатов урамы, 7 адресы буенча урнашкан «Дерби» базары территориясендә узды. Ярминкәдә Балтач районы авыл хуҗалыгы оешмаларының, фермер хуҗалыкларның, шәхси эшмәкәрләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте. Кунакларны арзан бәяләрдән яңа җитештерелгән продукция генә түгел, чәй өстәлләре һәм күңелле концерт программасы да көтте.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 28 октябрьдә төнлә, көндез һәм кич белән урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр, иртән һәм көндез 19-24 метрга кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International