Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Балтач районындагы территориаль бүлеге хәбәр итә, 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм җиләк-җимеш продукциясенең куркынычсызлыгы һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча тематик «кайнар линия» үткәрелә.
Халыкка консультация бирү 8800554943 телефоны буенча үткәрелә, шулай ук Балтач районы буенча 8(84368) 2-41-47 телефонына шалтыратырга мөмкин. Шалтыратулар көн саен ( ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес.