Циркка хәйрия сәфәре

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

5 апрель көнне «Наз» Казан хәйрия фонды ярдәме белән 11 социаль хезмәт алучы Казан циркында булды. Кунакларның йозләреннән шатлыгы да, соклануы да китмәде: алар акробатларның хәрәкәтләрен сокланып күзәттеләр, клоуннарның кылган эшләреннән көлделәр һәм өйрәтелгән хайваннарга кул чаптылар. Күпләр өчен бу көн чын бәйрәмгә һәм истәлекле вакыйгага әверелде. Хәйриячеләребезгә, транспорт биргәннәре өчен ХЭС оешмасына һәм «Наз» үзәге белгечләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International