ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

29 октябрьдә Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында    Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Татарстанда  урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе  һәм авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен  оештыру   турында  сөйләде,   шулай  ук журналистлар  сорауларына  җаваплар  бирде. 


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак.  Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, температураның сизелерлек түбәнәюе, юлларда бозлавык. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.

30 октябрь, чәршәмбе, иртән һәм көндез юеш кар, кар. Температура төнлә -1..-6°, көндез 0..+5°.

31 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, кар көтелә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран. Температура төнлә -1..-6°, көндез +1..-3°.

Алдан фаразлаулар буенча, республикада 1-2 ноябрьдә бик салкын һава көтелә, вакыты белән бераз кар. Температура төнлә -4..-9°, көндез +1..-4°.

Һөнәр айлыгы кысаларында Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 7 Б класс сыйныф укучылары өчен әдәби десант оештырды. 

«Музыка » номинациясендә (кече формалар) Гобәйдуллина Әлфия 3 урынны яулады.

«Хореография» АНСАМБЛЬЛӘР номинациясендә Балтач районы бию коллективы 1 урынны яулады.

«Минута славы» номинациясендә Фәезов Райнур һәм Ганиев Рәмис 2 урын яуладылар.

Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча гомуми команда зачеты буенча Балтач районы 2 урынга лаек булды. 

26 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә "Балтач" универсал спорт залында спорт мәктәбе 2007-2008 нче елгы егет-кызлар командалары арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды. Ярышта 11 егетләр командасы (Балтач мәктәбе -1, Балтач мәктәбе-2, Балтач гимназиясе, Кенә мәктәбе, Шубан мәктәбе, Бөрбаш мәктәбе, Норма мәктәбе, Куныр мәктәбе, Яңгул мәктәбе, Арбор мәктәбе,  Пыжмара мәктәбе) һәм 7 кызлар командасы (Балтач гимназиясе, Кенә мәктәбе, Балтач мәктәбе, Бөрбаш мәктәбе, Пыжмара мәктәбе, Яңгул мәктәбе, Куныр мәктәбе) катнашты.

2019 елның 18 октяберендә 8.00 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан «Су фонды җирләрен, урман фонды җирләрен, Татарстан Республикасының аеруча саклаулы территорияләре һәм объектлары җирләрен  кадастр бәяләве нәтиҗәләрен раслау турында» 2019 елның 1 октябреннән 3087-р номерлы боерык кабул ителде.

28 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясе Советы  һәм   Президиумының  киңәйтелгән  утырышы  булды.  

Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан республиканың Тукай районы предприятиесе эшчәнлегендә «Феникс» ҖЧҖ санитар чистартуга (зарарсызландыруга) дучар булмаган җитештерү суларын туфракка ташлау факты ачыкланды.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

28 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар  китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 1 сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International