Начар метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак. Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, температураның сизелерлек түбәнәюе, юлларда бозлавык. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.
30 октябрь, чәршәмбе, иртән һәм көндез юеш кар, кар. Температура төнлә -1..-6°, көндез 0..+5°.
31 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, кар көтелә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран. Температура төнлә -1..-6°, көндез +1..-3°.
Алдан фаразлаулар буенча, республикада 1-2 ноябрьдә бик салкын һава көтелә, вакыты белән бераз кар. Температура төнлә -4..-9°, көндез +1..-4°.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 29 октябрь 18 сәгатьтән 30 октябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез; көндез урыны белән кар, юеш кар. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр..Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4º. Көндез максималь һава температурасы +2..+4º.