26 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә "Балтач" универсал спорт залында спорт мәктәбе 2007-2008 нче елгы егет-кызлар командалары арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды. Ярышта 11 егетләр командасы (Балтач мәктәбе -1, Балтач мәктәбе-2, Балтач гимназиясе, Кенә мәктәбе, Шубан мәктәбе, Бөрбаш мәктәбе, Норма мәктәбе, Куныр мәктәбе, Яңгул мәктәбе, Арбор мәктәбе, Пыжмара мәктәбе) һәм 7 кызлар командасы (Балтач гимназиясе, Кенә мәктәбе, Балтач мәктәбе, Бөрбаш мәктәбе, Пыжмара мәктәбе, Яңгул мәктәбе, Куныр мәктәбе) катнашты.
Егетләр командасы арасында :
1 урын – Кенә мәктәбе
2 урын - Арбор мәктәбе
3 урын – Бөрбаш мәктәбе
Призовые места среди девушек заняли:
1 урын – Кенә мәктәбе
2 урын – Бөрбаш мәктәбе
3 урын – Яңгул мәктәбе