26 октябрь көнне Чутай мәдәният йортында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Тәмәкенең зарары" дигән темага яшьләр белән әңгәмә үткәрдек. Башта тәмәкенең килеп чыгышы, элек тәмәке тартучыларны җәзалаулары. тәмәке тартуның зыяны турында информация бирелде, Кешенең ничек тартырга өйрәнүе. аннан ташлый алмавы, үзенә һәм башкаларга зыян салуы турында сөйләдек. Тәмәке тарту сәбәпле ел саен дөньяда бер шәһәр халкы кадәр кеше үлә. Тәмәке кешенең үпкәләренә кан басымына, йөрәгенә, кан тамырларына зыян сала, бик күп чирләргә сәбәпче була. Авырмыйча сәламәт яшәү өчен тәмәке тартмыйча спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чарада барысы 12 кеше катнашты.
31 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары "ТНВ" телеканалында "Исәнмесез!"иртәнге мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунаклары булачак.
Балтач районында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр үткәрелә торган төп чаралар
2019 елның 2 ноябрендә Балтачның һәм Чепья авылының үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Анда район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктларны сатып ала алачак.
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көтелә: төнлә көньяк-көнбатыш районнарда көчле кар, юеш кар; иртән һәм көндез республиканың аерым районнарында буран; тәүлек дәвамында юлларда бозлавык.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, күптән түгел генә чишмә территориясен төзекләндерү һәм чишмә суын кулланучы кешеләр өчен уңай шартлар тудыру буенча эшләр Балтач бистәсенең Татарстан урамында да башкарылды. «Салкын Чишмә» чишмәсе янындагы юллар һәм сукмаклар төзекләндерелде, сукмакларга вак таш таратылды, плитәләр урнаштырылды. Бу эшләр Балтач муниципаль районының «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет оешмасы тарафыннан башкарылды. Оешма хезмәткәрләренә башкарган эшләре, ярдәмчел булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Факел” яшүсмерләр клубында “Яралы язмышлар” дип исемләнгән флешбук оештырдылар.
30 октябрь көнне “Наз” үзәге белгечләре районда яшәүче 11 репрессия корбаннарының хәлен белделәр һәм азык-төлек пакеты белән ”Моя газета” гәҗитенә язылган квитанцияне тапшырдылар.
29 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында минераль ашламаларны, нефть продуктларын һәм аграр товарларны биржа аша сатуны үстерү механизмнарын үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды.