"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында туры эфирда сак зоналарында күчемсез милек сатып алу үзенчәлекләре турында

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

31 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары "ТНВ" телеканалында "Исәнмесез!"иртәнге мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунаклары булачак.

Ведомство вәкилләре Галина Гончарова һәм Дмитрий Малинин турыдан-туры эфирда тамашачыларга сак зоналарындагы күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда нәрсәгә игътибар итәргә, территорияләрдән махсус шартлар тудырылган зоналарда милекчеләрнең җаваплылыгы турында сөйләячәкләр. 

Сюжет 8.45 сәгатьтә башлана!

 Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, булган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru  «Матбугат хезмәте: «видеосюжеты», «радиоэфирлар» бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук «Росреестр Татарстан» каналында Youtubе та танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International