ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28 нче октябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубында коррупциягә каршы көрәш буенча әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында яшүсмерләр проблемалы ситуацияләрне чишәргә һәм "Нәрсә ул гаделлек? Һәрвакыт дөреслекне әйтергә кирәкме?» дигән сорауларга җавап табарга тырыштылар.

Дөньяда нинди генә һөнәр иясе юк. Үзеңә ошаганны сайлап алырга гына кирәк. Ә менә авыл хужалыгында инженер һөнәрен сайлаучылар бик сирәк шул. 30 октябрь инженер- механиклар көне. Шул уңайдан 29 октябрь көнне Шеңшеңәр авылы җирлегендә инженерлар бәйрәме булып узды. Бер булганнан бар да була, диләр. Бу чыннан да дөрес. Әлеге һөнәр ияләре җырларга, биергә, тапкырлыкта көч сынашырга да бик булдыралар икән. Җыр уеннар белән берлектә барган әлеге бәйрәм күпләрнең күңелендә онытылмаслык бәйрәм хәтирәләре калдырды.

28 октябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында, Урта Көшкәт урта мәктәбе укучылары өчен "Театр-тылсымлы төбәк" дип исемләнгән экскурсия үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрү өчен Театр елына багышланган тема сайланган иде.  "Без театрга барабыз" дигән видео-презентация күрсәтелде. Анда укучылар театрның нәрсә икәнлеге һәм театрда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, шулай ук театрларның төрләре белән таныша алдылар.  Видеороликны караганнан соң башкалабыз театрларына - "Казан шәһәре театрлары"дигән күзәтү экскурсиясе үткәрелде. Ә чара ахырында укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.

26 октябрь көнне Шеңшеңәр мәдәният йортында "Җырлап ачыйк күңел капкасын" исеме астында яңа иҗат сезоны ачу концерты булып узды. Җыр биюләргә бай булган әлеге концерт тамашачылар күңеленә бик ошады. 

27 октябрь  көнне Кенәбаш авыл клубында комсомол туган көн уңаеннан яшьләр һәм 80 еллар комсомолары катнашында «Без дә комсомол идек» дип аталган очрашу булып үтте.  Чарада комсомол елларында узган үткәннәргә сәяхәт кылынды, истәлекле вакыйгаларны барланды. Өлкән буын кешеләре ул чорда комсомолга керә алмау  - хурлык, түбәнлек булуы, уставны белү генә җитмәве, укуы һәм тәртибе начар булганнарга, милициядә учетта торучыларга бу оешмага керү бәхете тимәве, ә комсомол әгъзасы булмаганнарга юлларның да күбесе бикле булуы турында  яшьләргә аңлатылды.

2019 нчы елның 30 нчы октябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Тыела бел!" исеме астында китап күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә халыкның сәламәтлегенә куркыныч янаучы наркоманияга багышланган һәм аның тискәре нәтиҗәләре яктыртылган китаплар тәкъдим ителде.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

27 октябрь көнне Әтнә авыл клубында "Без спорт сөюче гаилә"дип исемләнгән спорт эстафетасы үткәрелде.
Яшь гаиләләр өчен спорт бәйрәме оешкан төстә утте. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде. Алар үзләренең спорт күнекмәләрен генә күрсәтеп калмыйча, белемнәрен дә күрсәттеләр. Әниләр балаларның бәхетле йөзләрен уңай хис-кичерешләрен сизделәр - алар өчен иң зур бүләк. Чара ахырында гаилэлэргэ истәлекле бүләкләр тапшырды.

Иске Торҗа авыл клубында Көзге бал үткәрү инде күптән традициягә әверелде. 26 октябрь көнне клубта "Алтын көз" дип исемләнгән көзге бал бәйрәме үткәрелде. Козге бал уен формасында барды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда ярыштылар. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды. Катнашучылар саны-30 кеше.

26 октябрь көнне Ор һәм Яңгул клубы хезмәткәрләре тарафыннан 2 авыл яшьләре өчен "Көзге матур кичлэрдә"дип исемләнгән көзге бал кичәсе оештырылды.Кызлар һәм егетләр төрле уеннарда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.Кичә бик матур үтте.Яшьләр дә канәгать калдылар.Катнашкан командаларга истәлекле бүләклэр тапшырылды.Чарада тамашачылар белән 58 кеше катнаштыр.

25  нче октябрь көнне  Бөрбаш Сәрдегәне авыл клубында "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче балаларның кул эшләреннән "Күңелем бизәкләре" дип аталаган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә, ел дәверендә ясалган балаларның иң матур кул эшләре сайлап алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International