Шеңшеңәр авыл җирлегендә инженер-механик көненә багышланган чара үткәрелде

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Дөньяда нинди генә һөнәр иясе юк. Үзеңә ошаганны сайлап алырга гына кирәк. Ә менә авыл хужалыгында инженер һөнәрен сайлаучылар бик сирәк шул. 30 октябрь инженер- механиклар көне. Шул уңайдан 29 октябрь көнне Шеңшеңәр авылы җирлегендә инженерлар бәйрәме булып узды. Бер булганнан бар да була, диләр. Бу чыннан да дөрес. Әлеге һөнәр ияләре җырларга, биергә, тапкырлыкта көч сынашырга да бик булдыралар икән. Җыр уеннар белән берлектә барган әлеге бәйрәм күпләрнең күңелендә онытылмаслык бәйрәм хәтирәләре калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International