«Без дә комсомол идек»

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрь  көнне Кенәбаш авыл клубында Комсомол туган көн уңаеннан яшьләр һәм 80 еллар комсомолары катнашында «Без дә комсомол идек» дип аталган очрашу булып үтте.  Чарада комсомол елларында узган үткәннәргә сәяхәт кылынды, истәлекле вакыйгаларны барланды. Өлкән буын кешеләре ул чорда комсомолга керә алмау  - хурлык, түбәнлек булуы, уставны белү генә җитмәве, укуы һәм тәртибе начар булганнарга, милициядә учетта торучыларга бу оешмага керү бәхете тимәве, ә комсомол әгъзасы булмаганнарга юлларның да күбесе бикле булуы турында  яшьләргә аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International