ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Конкурста Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыннан икенче этап җиңүчесе Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Шаябтдинов Айрат Айдар улы катнаша.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы «Народное признание-2019»  массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын үткәрү турында игълан итә.

Быел барлык катнашучылар да өч төркемгә бүленгән: басма (мәгълүмат агентлыклары), электрон (телевидение, радио) һәм челтәр массакүләм мәгълүмат чаралары.

Бүген, 31 октябрь көнне, партиянең Балтач җирле бүлекчәсендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясе булып узды. 

Конференциядә Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгат улы Нугаев, Балтач муниципаль районының вәкиллекле органнары депутатлары, башлангыч бүлек секретарьлары, «Бердәм РОССИЯ» партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

2019 елның 31 октябрендә «Батыр» яшьләр үзәгенә түгәрәкләргә йөрүчеләр арасында ОФП буенча нормативлар кабул ителде.

30 октябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә II Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең район этабы булып узды.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юлларда бозлавык көтелә.

Әгәр дә сез катлаулы вәзгыятькә юлыксагыз, гаилә мөнәсәбәтләрендә яки яшьтәшләрегез белән мөнәсәбәтләрдә нинди дә булса проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булмауга юлыксагыз, физик, сексуаль яки психологик көчләү корбаны булсагыз, барысын да үз эчегездә тотмагыз!

Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары өчен төрле һөнәрләр турында профориентация дәресе үткәрде.

Каникулларның беренче көнендә үк Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы дәресе узды.

28 нче октябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубында коррупциягә каршы көрәш буенча әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында яшүсмерләр проблемалы ситуацияләрне чишәргә һәм "Нәрсә ул гаделлек? Һәрвакыт дөреслекне әйтергә кирәкме?» дигән сорауларга җавап табарга тырыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International