Татарстан Республикасы вәкиле өчен тавыш бирик

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә күрелә торган чараларның ачыклыгы максатында Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан «Народный участковый-2019» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.

Агымдагы елның 1-10 ноябрь көннәрендә «Комсомольская правда» нәшрият йортының рәсми Интернет-сайтында ("Комсомольская правда") www.kp.ru) конкурсның 3 этабы үткәрелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында (www.mvd.ru) «Народный участковый-2019»  махсус битендә конкурсантлар турында кыскача мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

Конкурста Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыннан икенче этап җиңүчесе Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Шаябтдинов Айрат Айдар улы катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International