«Батыр» яшьләр үзәгендә гомуми физик әзерлек буенча нормативлар кабул ителде

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 31 октябрендә «Батыр» яшьләр үзәгенә түгәрәкләргә йөрүчеләр арасында ОФП буенча нормативлар кабул ителде.

Гомуми физик әзерлек (ОФП) – физик күнегүләр белән шөгыльләнү системасы, ул барлык физик сыйфатларны (көч, чыдамлылык, тизлек, җитезлек, сыгылмалык) үстерүгә юнәлдерелгән.

Максатлар:

- Төрле яклап һәм махсус физик сыйфатларны үстерү

- Организмның физик мөмкинлекләре дәрәҗәсен гомуми арттыру

- Кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру.

 

   Чара өчен физик культура буенча инструктор Мөхәрләмов И. И. җаваплы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International