Бүген, 31 октябрь көнне, партиянең Балтач җирле бүлекчәсендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясе булып узды.
Конференциядә Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгат улы Нугаев, Балтач муниципаль районының вәкиллекле органнары депутатлары, башлангыч бүлек секретарьлары, «Бердәм РОССИЯ» партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Конференциянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә «2019 елдагы эш йомгаклары һәм «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлегенең алдагы чорга бурычлары турында» иде.
Икенче мәсьәлә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясенә делегатлар сайлау булды. 8 ноябрьдә Казанда узачак конференциядә катнашу өчен делегат итеп бертавыштан партиянең җирле бүлеге секретаре Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайланды.
Чара ахырында озак еллар намуслы хезмәт куйганнары, партиянең төбәк һәм җирле бүлекчәсе эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен, Камил Әсгат улы һәм партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Наил Нургаяз улы аеруча тырыш хезмәтләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Камил Әсгат улы үз чыгышында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына узган сайлауларда актив эшләүләре өчен барлык катнашучыларга да рәхмәт әйтте һәм 2020 нче елда муниципаль сайлауларда һәм 2021 нче елда Дәүләт Думасына сайлауларында партиянең Балтач җирле бүлеге куелган бурычларны үтәр дигән ышаныч белдерде.