«Народное признание-2019» массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын уздыру турында игълан

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы «Народное признание-2019»  массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын үткәрү турында игълан итә.

Быел барлык катнашучылар да өч төркемгә бүленгән: басма (мәгълүмат агентлыклары), электрон (телевидение, радио) һәм челтәр массакүләм мәгълүмат чаралары.

Конкурста Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктыртучы редакцияләр, федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) катнаша.

Конкурска массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан яисә 2019 елның 25 маеннан 15 ноябренә кадәр чыккан публикацияләр, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалыклар материаллары кертелә. 

Җиңүчеләр акчалата бүләк һәм махсус диплом белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International