28 октябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында, Урта Көшкәт урта мәктәбе укучылары өчен "Театр-тылсымлы төбәк" дип исемләнгән экскурсия үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрү өчен Театр елына багышланган тема сайланган иде. "Без театрга барабыз" дигән видео-презентация күрсәтелде. Анда укучылар театрның нәрсә икәнлеге һәм театрда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, шулай ук театрларның төрләре белән таныша алдылар. Видеороликны караганнан соң башкалабыз театрларына - "Казан шәһәре театрлары"дигән күзәтү экскурсиясе үткәрелде. Ә чара ахырында укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.