26 октябрь көнне Чутай мәдәният йортында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан " Тәмәкенең зарары" дигән темага яшьләр белән әңгәмә үткәрдек. Башта тәмәкенең килеп чыгышы, элек тәмәке тартучыларны җәзалаулары. тәмәке тартуның зыяны турында информация бирелде, Кешенең ничек тартырга өйрәнүе. аннан ташлый алмавы, үзенә һәм башкаларга зыян салуы турында сөйләдек. Тәмәке тарту сәбәпле ел саен дөньяда бер шәһәр халкы кадәр кеше үлә. Тәмәке кешенең үпкәләренә кан басымына, йөрәгенә, кан тамырларына зыян сала, бик күп чирләргә сәбәпче була. Авырмыйча сәламәт яшәү өчен тәмәке тартмыйча спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чарада барысы 12 кеше катнашты.