"Чишмә – эчә торган су чыганагы гына түгел, ул - безне үткән белән генә түгел, ә киләчәк белән дә бәйләүче тере җеп», - ди халык. Ул җирнең йөрәгеннән сулгып чыга. Чишмә кешеләргә су да, табигать белән аралашу шатлыгы да бүләк итә, ә бәллүр чиста суы кеше сәламәтлегенә зур йогынты ясый.
Бу табигый чыганаклар халык өчен еш йөри торган урын. Шуңа күрә дә чишмәләрне сакларга, төзекләндерергә һәм аларны күз карасы кебек сакларга кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, күптән түгел генә чишмә территориясен төзекләндерү һәм чишмә суын кулланучы кешеләр өчен уңай шартлар тудыру буенча эшләр Балтач бистәсенең Татарстан урамында да башкарылды. «Салкын Чишмә» чишмәсе янындагы юллар һәм сукмаклар төзекләндерелде, сукмакларга вак таш таратылды, плитәләр урнаштырылды. Бу эшләр Балтач муниципаль районының «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет оешмасы тарафыннан башкарылды. Оешма хезмәткәрләренә башкарган эшләре, ярдәмчел булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.