Һава торышы

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көтелә: төнлә көньяк-көнбатыш районнарда көчле кар, юеш кар; иртән һәм көндез республиканың аерым районнарында буран; тәүлек дәвамында юлларда бозлавык.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 30 октябрь 18 сәгатьтән 31 октябрь 18 сәгатькә кадәр:

Болытлы. Аз гына, урыны белән бераз кар, юеш кар, төнлә Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш районнарында көчле җил. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә 0..-4º, һаваның максималь температурасы көндез +1º..-3º. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International