Республиканың Тукай районында табигать саклау прокуратурасы тарафыннан җитештерү юынты суларны агызу факты ачыкланды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан республиканың Тукай районы предприятиесе эшчәнлегендә «Феникс» ҖЧҖ санитар чистартуга (зарарсызландыруга) дучар булмаган җитештерү суларын туфракка ташлау факты ачыкланды.
Тикшерү барышында, Республика экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм лаборатория белән берлектә, урынга чыгып, туфрак пробалары алынды. 
Тикшерүләр нәтиҗәсендә кайбер ингредиентлар буенча химик матдәләрнең артык булуы ачыкланды. Контроль органы тарафыннан гаепле зат административ җаваплылыкка тартылды.
Хокукка каршы гамәлләр аркасында әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның гомуми күләме 160 мең сумнан артып киткән. 
Шуңа бәйле рәвештә табигатьне саклау прокуратурасы предприятиедән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны түләттерү турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Суд тикшерүе барышында предприятие прокуратура таләбен үз ихтыяры белән канәгатьләндерде, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян тулы күләмдә түләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International