28 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 1 сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрделәр. Балалар “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” белән таныштылар, республикабызда, районыбызда булган данлыклы урыннар, мәдәният учаклары турында мәгълүмат тупладылар.