Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумының чираттагы утырышы булды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2019 елның 18 октяберендә 8.00 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.

Утырыш эшендә Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Гыйләҗев Наил Рәүф улы, Һадиев Рәшит Хафиз улы, Мөҗипов Раиф Равис улы, Вафин Ранис Борис улы, Гарипов Ринат Гарәфетдин улы катнаштылар. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Чарага шулай ук Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А. Ф., Балтач районы прокуроры Низамиев А.Ш., Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе Сабиров И.С., Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., Балтач районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р. М., Балтач районы Контроль-хисап палатасы рәисе Кәримов Р. В., Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәтхетдинов Р.М., Балтач муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтҗанова Р.Х. чакырылган иде.

Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган мәсьәләләр каралды. Район Советының 34-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның  9 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.

2. Балтач муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында.

3.  Балтач муниципаль районының 2019-нче елга, 2020-2021-нче елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

4. Балтач  муниципаль районының  агымдагы елның  9 айлык бюджет үтәлеше турында.

5. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына  бюджет проекты турында.

6. Балтач муниципаль районында бюджет процессы турындагы Нигезләмәне раслау хакында.

7. Балтач муниципаль район территориясендә муниципаль җир контролен башкару турында.

8. Район башкарма комитеты структурасын һәм хезмәткәрләренең гомуми  санын раслаган  Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.

Беренче ике мәсьәлә буенча сүз Илшат Солтан улы Галимуллинга бирелде. 3-6 сораулар буенча Балтач районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Рафис Мәгъсүм улы чыгыш ясады. Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру турында Ильвир Мөбарәк улы Фәтхетдинов мәгълүмат бирде.

Балтач район Советының утыз дүртенче утырышын 2019 елның 5 ноябрендә 9.00 сәгатьтә үткәрү планлаштырыла. Утырышка Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, оешма, учреждение җитәкчеләре чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International