Ярышларда безнең спортчылар матур, нәтиҗәле һәм лаеклы көрәш күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча Балтач районы 2 нче урынны алды. Шәхси беренчелектә 60 кг үлчәү авырлыгында Илдан Әхмәтханов-2 урынны, 70 кг үлчәү авырлыгында Илнар Муллахмәтов 3 урынны яулады.
Начар метеорологик күренешләр: 27 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин (Казанда иртән, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр).
Түнтәр авылында яшәүче Муллагалиева Хәдичә Низаметдин кызына 25 октябрь көнне 90 яшь тулды.
Начар метеорологик күренешләр: 26 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр (Казанда-15 м/с).
2019 елның 1-3 ноябрендә Су спорт төрләре сараенда (с.Хәким ур., 70 йорт) йөзү буенча FINA Дөнья Кубогының алтынчы этабы узачак.
Йөзү буенча дөнья кубогы халыкара Су спорт төрләре федерациясе (FINA) тарафыннан уздырыла һәм өч төбәк кластерына бүленгән җиде этаптан тора. Казанда өченче кластерның беренче этабы узачак.
2019 елның 23 нче октябре конне 14.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мәктәбендә «Форпост» активистлары һәм 5 класс укучылары катнашында гомуми физик әзерлек буенча шәхси һәм командалар арасында спорт ярышлары уздырды. Әлеге чарада Балтач урта мәктәбенең 35 баласы катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 26 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
«2019 - 2021 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасы кысаларында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Акыллар көрәше» республика интеллектуаль уенын оештыру һәм уздыру юлы белән авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру проектын гамәлгә ашыра. Проект 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр район уеннарын үткәрүне күздә тота.
Начар метеорологик күренешләр: 25 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан.
24 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә балалар шагыйре Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулу уңаеннан “Балаларны сөеп-иркәләп” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.