«2019 - 2021 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасы кысаларында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Акыллар көрәше» республика интеллектуаль уенын оештыру һәм уздыру юлы белән авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру проектын гамәлгә ашыра. Проект 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр район уеннарын үткәрүне күздә тота.
«Акыллар көрәше» республика интеллектуаль уенының максаты-авылда буш вакытны оештыру һәм авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру.
Уенда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге, 4-6 кешедән торган командаларга берләштерелгән авыл яшьләре катнаша ала.