Начар метеорологик күренешләр: 27 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин (Казанда иртән, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр).
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач районы буенча) буенча 2019 елның 26 октябрь 18 сәгатьтән 27 октябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Яңгыр, төнлә урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә, урыны белән 15-20 м/с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы +6..+9°. Көндез максималь һава температурасы +10..+13°.