ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Аеруча кыйммәтле кыргый хайваннарны һәм РФ халыкара килешүләре белән саклана торган су биоресурсларын законсыз табу һәм әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы көчәйтелде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә факты буенча тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында, 2019 елның язында, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында кеше яшәми торган урында урнаштырылган өч затның, дрессировкалау максаты белән, үзләренең аучылык этләрен хайванга (алдан йорт дуңгызлары һәм кабан дуңгызлары гибриды) өйрәтүләре ачыкланды.
 

2019 елның 9 аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп катнашу буенча 637 килешү теркәлгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы («кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә) урнаштырылды.

23 октябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан, “Бер гасырга тиң юл...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. 

2019 елның 4 ноябрендә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү, үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә. Конкурс ике этапта үткәрелә. 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр-муниципаль этап. Гаризаларны 27 декабрьгә кадәр район архивына тапшырырга кирәк. 1 майдан 31 майга кадәр конкурсның республика этабы узачак.

23 нче октябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Спорт, син – дөнья!» исеме астында ярыш үткәрделәр. Егетләр үз көчләрен озынлыкка сикерү, күтәрелү, пресска күнегү эшләү кебек ярышларда сыный алдылар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары  базасында  гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  буенча    крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап  алу  өчен   өстәмә  конкурс  уздыру  турында  игълан итә. 

2019 нчы елның 22 нче октябрендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан «Факел " яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау буенча буклетлар тараттылар.

Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты Көнчыгыш Европаның иң эре билет операторы KASSIR.RU белән хезмәттәшлекне дәвам итә. Кушымтада 23.10.19 дан 29.10.19 га кадәр булган профсоюз әгъзалары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ташламалар турындагы мәгълүмат белән танышырга була. Чараларның тулырак тасвирламаларын рәсми сайттан https://kzn.kassir.ru алырга мөмкин. Барлык сораулар буенча 8 (843) 238-86-88 телефонына буенча мөрәҗәгать итәргә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International