Кадастр инженерларының яңа рейтингы басылды

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы («кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә) урнаштырылды.

Белешмә өчен: кадастр инженерлары рейтингы документлар әзерләү сыйфатына һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую вакытында уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән. Мәсәлән, туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктатулар һәм баш тарту проценты 35тән ким булса, ә 18дән артса - «ак зона»га.  Туктатулар һәм баш тартулар 18% тан кимрәк булса - «яшел зона» га.

Хәзерге вакытта, ведомство төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «яшел» (167) һәм «ак» (161) зоналарда эшли, «кызыл зонага» га 65 кадастр инженеры кертелгән.  

Бу мәгълүмат кадастр инженерлары эшчәнлегенә реклама булып тормый, шул исәптән техник документацияне әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булганнарга да. Айлык рейтинг бары тик кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында гариза бирүчеләргә хәбәр итүгә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвеннән, кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителүе яки, киресенчә, туктатып тору яки хәтта баш тартуы бәйле. Икенче очракта, гражданнар өчен бу вакыт кына түгел, ә акча да югалту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International