«Гаилә архивын тапшыр» конкурсы башлана

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 4 ноябрендә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү, үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә. Конкурс ике этапта үткәрелә. 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр-муниципаль этап. Гаризаларны 27 декабрьгә кадәр район архивына тапшырырга кирәк. 1 майдан 31 майга кадәр конкурсның республика этабы узачак.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Беренче урын өчен – 50 мең сум, икенче урын өчен – 30 мең сум, өченче урын өчен – 20 мең сум.

Бәйгене оештыручысы булып Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тора. Конкурс турында нигезләмә ТР Дәүләт архивы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International