2019 елның 23 нче октябре конне 14.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мәктәбендә «Форпост» активистлары һәм 5 класс укучылары катнашында гомуми физик әзерлек буенча шәхси һәм командалар арасында спорт ярышлары уздырды. Әлеге чарада Балтач урта мәктәбенең 35 баласы катнашты.
Чараның максаты-яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.
Җиңү яулаган командалар һәм шәхси җиңүчеләр Балтач «Форпост» үзәге грамоталары белән бүләкләнде.