Көрәшчеләребезне мактаулы 2 урын белән котлыйбыз!

2019 елның 26 октябре, шимбә

24-26 октябрьдә Казанда «Ак барс» Көрәш сарае базасында «Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә» багышланган Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына «Көрәш» буенча ХХIV Татарстан Республикасы чемпионаты ярышлары узды.

Бөтен республикадан 45 команда, 300 дән артык батыр катнашты. Спортчылар 7 үлчәү авырлыгында – 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг, 130 кг, 130 кг. нан югары үлчәү авырлыгында җиңү өчен көрәштеләр.

Ярышларда безнең спортчылар матур, нәтиҗәле һәм лаеклы көрәш күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча Балтач районы 2 нче урынны алды. Шәхси беренчелектә 60 кг үлчәү авырлыгында Илдан Әхмәтханов-2 урынны, 70 кг үлчәү авырлыгында Илнар Муллахмәтов 3 урынны яулады.

Барлык делегацияне: барлык көрәшчеләрне, остазларны һәм җанатарларны чираттагы зур лаеклы җиңү белән котлыйбыз! Афәрин, егетләр! Җиңүгә омтылуыгыз һәм осталыгыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Беркайчан да темпны югалтмагыз һәм һәрвакыт алга омтылыгыз. Көч, кыюлык, якыннарыгызның ярдәме, үҗәтлегегез һәм хәрби рухыгыз югары нәтиҗәләргә ирешергә һәрвакыт ярдәм итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International