Начар метеорологик күренешләр: 26 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр (Казанда-15 м/с).
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 25 октябрь 18 сәгатьтән 26 октябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, көндез 7-12 м/с, көчәйгәндә урыны белән 17 м/с.кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +3..+6º. Көндез максималь һава температурасы +10..+13º.