"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган һава шартларын исәпкә алып, түбәндәге хәвеф - хәтәрләр килеп чыгарга мөмкин:
1. ЛЭП сүндерелүгә, йомшак ныгытылган һәм киң форматлы конструкцияләрнең җимерелүенә, иске агачларның егылып төшүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр барлыкка килү ихтималы арта;
2. Юл-транспорт һәлакәтләре санын арту, авиация транспортында һәм вертолет мәйданчыкларында һәлакәтләр, шул исәптән барлык төр транспортта шәһәрара һәм халыкара рейсларны тоткарлау;
3. Су объектларында һәлакәтләр булу ихтималы арта (көчле дулкынлану).