Синоптиклар һава торышы начарлану турында хәбәр итә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Куркыныч метеорологик күренешләр: 2019 елның 28 октябрендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 25 м/с кадәр.

Начар метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак.  Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, температура сизелерлек түбәнәя, юлларда бозлавык. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.

29 октябрьдә, сишәмбе көнне, явым-төшем көтелми. Температура төнлә +1..-4° булачак, көндез 0..+5°.

30 октябрь, чәршәмбе, иртән һәм көндез юеш кар, кар. Температура төнлә -1..-6° кадәр, көндез 0..+5°.

31 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, кар көтелә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран. Температура төнлә -1..-6°, көндез +1..-3°.

Алдан фаразлаулар буенча, республикада 1-2 ноябрьдә бик салкын һава көтелә, вакыты белән бераз кар. Температура төнлә -4..-9° кә кадәр төшәчәк, көндез +1..-4° булачак.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 28 октябрь 18 сәгатьтән  29 октябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төнлә төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м/с кадәр; көндез көнчыгыштан 4-9 м/с тизлектә. Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-4º. Көндез максималь һава температурасы 0..+3º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International