«Пешекче» һөнәренә карата кызыксынуны арттыру, активлыкны һәм иҗади сәләтләрне үстерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм Пешекчеләр көне уңаеннан «Хыял» яшьләр үзәге «Мастер шеф» дип исемләнгән бәйге үткәрде. Анда Балтач муниципаль районының барлык теләгән яшь пешекчеләре катнашты.
Конкурсны үткәрү тәртибе:
1 нче этап - өй эше. Үзең теләгән ризыкны әзерләү һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итү.
2 нче этап - «Кулинария ярышы» этабы. Икенче ризык әзерләү. Әзерлек вакыты 1 сәгать.
3 нче этап «Кулинария ярышы». Яшелчә салаты әзерләү.
4 нче этап «Кулинария ярышы». Чәйгэ «Кош теле» әзерләү.
Әлеге конкурс судьялары булып чыгыш ясадылар:
- Нуриева Айсылу Исрафил кызы
- Хәйруллин Айрат Фарук улы
- Фасхеева Альбина Анатольевна
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә урнаштылар:
1 урын – Филиппова Альмира
2 урын - Сәлахов Азат
3 урын - Камалова Гөлназ
Катнашучыларга «Хыял» яшьләр үзәге исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.